Германия татарларның көзге җыены узачак

14 сентябрьдә Майндагы Франкфуртта Германия татарларның традицион көзге җыены узачак. Көзге җыенның максаты Европа һәм аеруча Германия татарларын бергә туплау, туган телдә аралашу, милли үзаңны арттыру.

Чара Германиядә генә түгел, Европаның башка илләрендә яшәгән татарларны да җәлеп итә.