Татарстанда “Халык фронты” хәрәкәтен оештыру конференциясе узды

Бүген Казанда Русия президенты Владимир Путин җитәкләгән “Русия өчен” халык фронты хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсен оештыру конференциясе узды. Анда барлыгы 77 вәкил катнашты. Бу – төрле хәрәкәт вәкилләре, спортчылар, табиблар, эшмәкәрләр һәм башкалар.

Конференциягә Мәскәүдән махсус хәрәкәтнең үзәк әгъзасы, Русия дәүләт думасы депутаты, армия генералы Михаил Моисеев килгән иде.

Чарада устав расланды, штаб һәм исәп-хисап комиссиясе сайланды.
Шулай ук бүген төбәк штабына кергән 27 кеше өч рәистәшне сайлады. Бу – ширкәтләр һәм эшмәкәрләр берлеге президенты Александр Лаврентьев, икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры Игорь Бикеев һәм “Эшлекле Русия” оешмасы башкарма комитеты рәисе, Татфондбанк идарәсе рәисе ярдәмчесе Фәридә Хуҗина.