Десантчылар: "Безне хулиганнар белән бутамагыз!"

Your browser doesn’t support HTML5

2 августта Казанда һава-десант хәрбиләре көнен билгеләп уздылар. Бу көнне гадәттә десантчылар җыелып бәйрәм итә, фонтаннарда су керә, базарларга килеп мигрантларны кыйный. Быелгы бәйрәмдә исә зур тәртипсезлекләр күзәтелмәде. Киресенчә, десантчылар үз бәйрәмен хәзердән яңа форматка күчерергә тели: тәртипсезлек урынына хәйрия.