Кабан арты мәчете авыру балаларга ифтар оештырды

Your browser doesn’t support HTML5

3 августта Казанның Кабан арты мәчете авыру балалар өчен махсус ифтар оештырды. Мәчет имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт балаларга аңлаешлы телдә вәгаз сөйләп, аларга Ислам дине, Рамазан ае турында аңлатты.