"Сәләт" биш мең кешене Биләргә җыя

Your browser doesn’t support HTML5

12-17 август Биләрдә үтәчәк II халыкара "Сәләт" форумын оештыручылар сишәмбедә журналистларга чараның үзенчәлекләре турында сөйләде. Татарстан президентының сүзен хуплап "Сәләт" быел биш меңләп укучы яшьләрне җыя, табигать кочагында чатырлардан торган, барлык шартлары булган интеллектуаль шәһәрчек торгызыла.