Зөлфирә Бойко туган авылында мәчет булуын тели

Your browser doesn’t support HTML5

Сарман районы Кече Нөркәй авылында туып үскән Зөлфирә Бойко 40 ел чамасы Украина башкаласы Киев шәһәрендә яши. Хәзерге вакытта ул туган якларына ялга кайтты. Авыл җәмәгатчелеге, дин әһелләре белән туган авылында мәчет булдыру эшендә дә катнаша.