Кама Тамагында Туфан Миңнуллинга һәйкәл куелачак

Туфан Миңнуллин

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле драматург Туфан Миңнуллинга Кама Тамагында һәйкәл кую турында күрсәтмә имзалады. Бу хакта "Республика Татарстан" газеты хәбәр итә.

Элегрәк бу һәйкәлнең алты миллион сумга төшәчәге һәм "Татнефть"нең бу проектны финансларга теләве белдерелгән иде.