“Сәләт”кә биш мең кеше җыелды

Your browser doesn’t support HTML5

Алексеевски районының Биләр җирлегендә II Халыкара “Сәләт” уку-укыту яшьләр форумы башланды. Биш көн дәвам итәчәк чарада биш мең кеше катнаша. Форумга "Сәләт-Бөгелмә", "Сәләт-Биектау", "Сәләт-Рухият", "Сәләт Кол Шәриф оныклары", "Сәләт-Саба", "Сәләт-Батыр", "Сәләт-Кайбыч", "Сәләт-Биләр Каласы", "Сәләт-Кандрыкүл", "Сәләт-Болгар", "Сәләт-Изге Чишмә" аланнарыннан үсмерләр килде. Катнашучылар инде чатырларда урнашып беттеләр.