Шыгырданда татар авылларының атлары ярышты

Your browser doesn’t support HTML5

11 августта Русиянең иң зур татар авылларының берсе булган Шыгырдан авылында II Русиякүләм ат ярышлары узды. Чуашстанның татар авылында үткән бу чарада Татарстан, Башкортостан республикалары, Киров, Самар, Ульян өлкәләре һәм Чуашстанның үзеннән килгән 38 чабышкы аты ярышты. Юртаклар һәм җайдаклар төрендә ярышып җиңүчеләргә Татарстан президенты һәм "Сембер" хәйрия фонды куйган ике җиңел автомобиль бүләк ителде. Шул төп бүләкләр Башкортостан һәм Киров өлкәсеннән килеп җиңү яулаган чабышкы хуҗаларына насыйп булды.