“Башкортстанга да “Сәләт” кирәк”

Your browser doesn’t support HTML5

12-17 августта Татарстанның Биләр җирлегендә узучы II Халыкара “Сәләт” уку-укыту яшьләр форумында Башкортстан вәкилләре дә катнаша. “Сәләт-Кандракүл” такымы Бәләбәй татар гимназиясе һәм Туймазы районының Түмәнәк авылы укучыларыннан тора. “Бик шатланып, куанып килдек. Башка җирләрдән килгән сәләтле балалар белән аралашу мөмкинлеге туды безгә. Алар белән безнең балаларны аралаштырып, нинди сулыш белән яшәүләрен өйрәнергә телибез. Алла боерса, "Сәләт" киләсе елда Башкортстанда да узар”, ди “Сәләт-Кандракүл” такымы җитәкчесе Гөлчәчәк Әхмәдиева. 2014 елда “Сәләт”нең Башкортстанда да уздырылуы күздә тотыла. Хәзер бу хакта сөйләшүләр алып барыла.