Мәскәү паркларында вакытлы намазу уку урыннары булдыру тәкъдим ителә

Мәскәү хөкүмәтенә паркларда мөселманнарга намаз уку урыннары булдыру тәкъдим ителгән. Проект авторы Тигран Арутюнян сүзләренчә, әлеге мәйданчык намаз уку вакытында булдырылачак, ә аннары киредән җыелачак. Уртача анда 100-150 кеше сыячак. Барлык намаз уку урыннары да транспорт тукталышларына якын һәм Мәскәү йортларына тәрәзәләреннән ерак булырга тиешлеге әйтелә.

Вакытлы мәчетләрне инде быел 15 октябрьдә узачак Корбан бәйрәмендә үк сынап карамакчылар. Моннан тыш, бәйрәм вакытында паркларда Җәмигъ мәчетендәге бәйрәм намазын күрсәтү өчен экраннар да кую күздә тотыла.