Казанда Мәскәүдән йөриячәк тиз йөрешле поезд юлы төзелешенә каршы митинг узачак

14 августта Казанның Петербур урамы башындагы Лев Гумилев һәйкәле янында Мәскәү-Казан-Екатеринбур тиз йөрешле поезд юлын булдыру планына каршы митинг узачак.

Баштарак җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән әлеге юл төзелеше планында Аккош күле урманы һәм Идел буе – Кама зонасына зыян киләчәге әйтелсә, 30 июльдә үткән җәмәгатьчелек тыңлаулары барышында ул план инде башкачарак тәкъдим ителде. Соңгысы азрак зарар салачагы билгеле булса да, активистлар аның белән килешергә ярамаганлыгын әйтә.