Израил 26 фәләстин тоткынын азат итте

Израил чәршәмбегә каршы төндә 26 фәләстин тоткынын азат итте. Бу Израил-Фәләстин арасында солых сөйләшүләрен торгызу кысаларында башкарылды.

Фәләстиннәр белән сөйләшүләр дәвам итү барышында Израил дүрт этапта 104 тоткынны иреккә чыгарырга вәгъдә итә. 30 июльдә Вашингтонда башланган икеяклы сөйләшүләрнең бүген Иерусалимда икенче этабы узарга тиеш.

Израилның Үрдүннең Көнбатыш ярында меңнән артык торак төзиячәге турындагы игъланыннан соң, Фәләстин җитәкчелеге сөйләшүләрнең өзелергә мөмкинлеген кисәтте.


.