Сүриядә оппозиция хакимиятне агулы газ куллануда гаепли

Your browser doesn’t support HTML5

Социаль челтәрләргә чыгарылган бу видеода дистәләрчә кешегә, шул исәптән күп кенә балаларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү сурәтләнә. Оппозиция вәкилләре бу кешеләрнең башкала Димәшк читендә хакимият көчләре тарафыннан агулы газ һөҗүменә дучар булганлыгын белдерә. Лондонда урнашкан Сүриядәге кеше хокукларын күзәтү үзәге чәршәмбе иртәсендә дистәләрчә кешенең газ һөҗүменнән һәлак булганлыгын белдерә. Әмма Сүрия хөкүмәте моны кире кага.