БМО вәкилләре Сүриядә химик корал куллануны тикшерә

Your browser doesn’t support HTML5

Интернетка чыгарылган бу видеода БМО тикшерүчеләренең махсус битлекләр киеп Сүрия башкаласы Димәшкнең Замалка бистәсендә химик корал куллану турындагы хәбәрне тикшерүе турында әйтелә. Видео 29 августта төшерелгән дип фаразлана. Анда Сүрия гыйсъянчыларының тикшерүчеләрне вакыйга урынына озата баруы сурәтләнә. Хәбәр агентлыклары видеода чыннан да Сүриядәге БМО тикшерүчеләре сурәтләнүен раслый алмауларын белдерде.