Путин су басудан зыян күргәннәргә ике миллион сум вәгъдә итә

Амур өлкәсендәге Владимировка авылы

Русия президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күргәннәргә дәүләтнең ике миллион сум түләячәген белдерде.

Хабаровски өлкәсендә яшәүчеләр белән очрашуда су басудан торакларын югалткан өч кешедән торган гаиләгә ике миллион сум биреләчәген әйтте.

Хабаровскида Амур елгасындагы су 7 метр 73 сантиметрга күтәрелде. Гидрологлар әйткән иң биек күрсәткечкә тагын җиде сантиметр калды. Амурдагы Комсомольски шәһәрендә яр буйларын ныгыталар.

Амур өлкәсе берничә атна инде көчле су басу хәлендә. 102 мең кеше зыян күрде, 11 мең йортны су басты. Миллиардларча сумлык зыян килгән.