"Бибарс Сарай" Казан ханлыгы турында тамаша күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

30 август – Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә "Бибарс Сарай" артистлары Иске татар бистәсендә халыкка Казан ханлыгы турында тарихи тамаша тәкъдим итте. Урта гасыр Казан ханлыгының шәһәр мохитын чагылдырган театральләштерелгән тамашада Казан ханын тәхеткә утырту тантанасы күрсәтелде. Шулай ук Бибарс бәккә Казан ханының кылыч тапшыруын, аннан соң шул артистлар башкаруында татар җыр-биюләре һәм алар оештырган кечкенә Сабантуй күренешләрен дә җыелган тамашачы бик җылы кабул итте.