Казанда бәйрәмне "Уйнагыз гармуннар" тулыландырды

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан мөстәкыйльлек игълан иткән көн булган 30 августта Казандагы бәйрәм чараларын "Уйнагыз гармуннар" чарасы да тулыландырды. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, Камал театры каршында оештырылган "Уйнагыз гармуннар" тантанасында халык теләп катнашты. Татар милли киемнәрен кигән гармунчылар сузган көйләргә берәүләр кушылып җырласа, икенчеләре татарча биеп үзара күңел ачты.