Владимир Лукин хөкүмәттән тыш оешмалар канунын мәхкәмәгә шикаять итте

Владимир Лукин

Русия кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин хөкүмәттән тыш оешмалар – чит ил агентлары канундагы берничә нигезләмәне конституция мәхкәмәсенә шикаять итте.

Лукин “чит ил агенты” һәм “сәяси эшчәнлек”кә аңлатма биргән нигезләмәне сәяси яктан дөрес түгел дип саный.

Бу канун көчкә кергәч Русиядәге хөкүмәттән тыш дүрт оешма чит ил агенты булып танылып, аларның җитәкчеләре 100 мең сумнан алып 300 мең сум штрафка тартылгач, омбудсмен мәхкәмә шикаять итәргә карар кылган.

Август ахырында хөкүмәттән тыш оешмалар кануны беренче тапкыр Конституция мәхкәмәсенә шикаять ителгән иде. Хокук яклаучылар бу канун Русия конституциясенең кимендә биш маддәсенә каршы килә дип белдерә һәм “сәяси эшчәнлеккә” аңлатма бирүне сорый. Бу төшенчәгә төрлечә аңлатма биреп булганга теләсә кайсы хөкүмәттән тыш оешма эзәрлекләнергә мөмкин, ди хокук яклаучылар.

Узган ел ноябьдә көчкә кергән бу канун нигезендә сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнгән һәм чит илдән финансланган хөкүмәттән тыш оешма чит ил агенты буларак теркәлергә тиеш.