Русия Урта диңгездә ике баллистик ракета җибәрүне теркәгән

Русия Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә ике баллистик ракета җибәрүне теркәгән һәм бу хакта саклану министры Сергей Шойгу президент Владимир Путинга белдергән, дип хәбәр ителгән иде.

Сишәмбе беркадәр вакыттан соң Израиль үзенең Урта диңгездә ракета сынавы үкәрүе турында хәбәр итте.

Сүрия хакимияте илгә бернинди дә ракета төшмәвен белдерде.

Бу хәлдән соң Русия янә Сүриягә һөҗүмгә катгый каршы икәнлеген белдерде.
АКШ һәм Франция лидерлары, Димәшк тирәсендә химик корал кулланып 1400-дән артык кешенең үлемендә Бәшәр Әсад режимын гаепләп, аңа каршы хәрби операция үткәрү кирәк дип саный.