Махачкалада пәйгамбәр күргәзмәсенә халык көне-төне чират торды
Your browser doesn’t support HTML5
Дагыстан башкаласы Махачкалада Мөхәммәт пәйгамбәр әйберләренең күргәзмәсен карау өчен халык унар сәгать чират торды. Эссе кояшта да, караңгы төндә дә халык агымы тукталмады. Авырулар да, йөкле хатыннар да, баласын иярткәннәр дә Дагыстан хакимиятләре Абу-Дабидан китертеп оештырган күргәзмәне карарга тезелде.