Казанда мөселман киносы фестивале ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

5 сентябрьдә Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә IX халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышы булды. Башта кунаклар кызыл келәмнән узды. Ачылышның башында татар төсмерләре күренде, татар биюе куелды, заманчалаштырылып “Әллүки” көйләнде, Сөембикәгә багышланган аерым бию булды, чара ике телдә барды. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин фестивальне ачык дип игълан итте.