“Гадел Русия” җитәкчесе: Русия мәгариф министрын эштән алырга

Сергей Миронов

“Гадел Русия” фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов Русия мәгариф министры Дмитрий Ливановны эштән алуны таләп итә. Миронов 9 октябрь көнне Ливанов Русия думасына “хөкүмәт сәгате”нә килгәч башка депутатлар шундый ук таләп куяр дип өметләнә.

“Минемчә, ниләр булып ятканына бөтен депутатларда да сораулар булыр”, диде Миронов. Бу хакта ул думаның сишәмбе үткән пленар утырышында белдерде.