Урыс милләтчеләре Әсадны якларга чыкты
Your browser doesn’t support HTML5
11 сентябрьдә Казандагы Төркия баш консуллыгы каршында урыс миләтчеләре Сүрияне яклау пикеты уздырды. Анда 20ләп кеше катнашты. Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов, "Сүрия - мөстәкыйль ил. Үз проблемнарын үзе чишә ала. АКШ җитәкчелегендәге бер төркем ил Сүрия эшләренә тыкшынырга тели. Әфганстан, Югославия, Гыйрак һәм башка илләрдәге кебек сценарий китереп чыгарырга уйлый. Без моңа чик куелсын дип әйтергә телибез", ди.