Новгородта рухи авырулар хастаханәсендә 37 кеше һәлак булган

Лука авылындагы хастаханә янгыннан соң

Новгород өлкәсенең Лука авылындагы рухи авырулар (психоневрология) хастаханәсендә булган янгыннан соң 10 мәет табылган.

Русия тикшерү комитеты янгында 37 кешенең һәлак булганлыгын белдерә.

Бу янгын сәбәпле җинаять эше ачылган. Беренчел мәгълүматларга күрә, янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин, дип белдерде Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин.

Бер катлы агач бинада янгын узган төндә чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бинада 60-лап кеше булган, аларның 20-се башка урынга күчерелгән, дип белдерә. Һәлак булганнарны эзләү эшләре дәвам итә.