Пермьдә полициянең өч хезмәткәре пенсионерны кыйнап үтергән

Пермь өлкәсенең Александровка шәһәрендә полициянең өч хезмәткәре эчке эшләр министрлыгында эшләп ялга чыккан пенсионерны кыйнап үтергән. Бу хакта төбәкнең тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерү белдерүенчә, 3 сентябрдә шәһәрдәге гаражларның берсендә пенсионер һәм полиция хезмәткәре талашып китеп сугышалар һәм алар янына тагын өч полиция хезмәткәре килеп керә, алар 43 яшьлек ир-атны кыйныйлар. Нәтиҗәдә пенсионер хастаханәгә китерелә һәм 12 сентябрьдә үлә.

Полициянең өч хезмәткәре тоткарланган һәм җинаять эше ачылган. Пенсионер белән ызгышкан дүртенче полиция хезмәткәре хастаханәдә дәвалана, дип хәбәр ителә.