Медведев: Русия юлларында ел саен 280 мең кеше үлә һәм яралана

Русия юлларында ел саен 280 меңләп кеше үлә һәм яралана, дип белдерде премьер-министр Дмитрий Медведев хөкүмәт утырышы ачылышында. Русия хөкүмәте юллар һәм урамнардагы хәлгә багышланган махсус утырышка җыелды.

Медведев сүзләренә караганда, Русиядә юл казалары саны алга киткән илләр белән чагыштырганда 5-8 мәртәбә артык. Яралану һәм үлем очраклары бик югары, диде Медведев.