Урыс булмаган халыкларга юнәлтелгән совет пропагандасы

1935 елгы "Татар клубы" дип аталган бу рәсемдә бөтендөнья инкыйлабы булачагы турында язылган

Татар һәм урыс телләрендәге 1920 елгы плакат татар хатын-кызларын пролетар урыс хатыннарына иярергә чакыра. Плакатта "Татар хатыны! Совет Русиясенең барлык эшче хатыннары сафына бас. Урыс пролетар хатыннары белән кулга-кул тотынып син соңгы богауларыңнан арыначаксың", дип язылган.

1927 елгы бу рәсем татар хатыннарына бала тапканнан соң җиде көн узмыйча ятактан тормаска куша

Авыл халкын күмәк хуҗалыкларга кушылырга өндәгән башкорт телендәге бу плакатта Владимир Ленин, Иосиф Сталин һәм Михаил Калинин чыгышларыннан өзекләр китерелә.

Урыс, грузин, әрмән, азәри һәм кумык телләрендә язылган 1920 елгы бу плакат Кавказ халыкларын советларга иярергә чакыра.

Урыс һәм үзбәк телләрендәге 1934 елгы плакат эшчеләрне һәм колхозчыларны булган акчаларын дәүләт банкларына салырга чакыра.

Урыс һәм үзбәк телләрендәге 1933 елгы плакатта "Начар күмәк хуҗалыклар юк, начар җитәкчеләр бар!", дип язылган.

Азәри һәм урыс телләрендәге бу плакат 1927 елда Бакуда һәм Азәрбәйҗанның башка урыннарында эленгән.

Урыс һәм үзбәк телләрендәге 1933 елгы плакат мамык җыючыларны рухландыру өчен ясалган. Анда "Мамыкны вакытында җыеп алачакбыз. Беренче мамык уңышы. Икенче мамык уңышы. Өченче мамык уңышы." дип язылган.

Урыс һәм үзбәк телләрендәге 1933 елгы бу плакат, күмәк хуҗалыкларның тулысынча механизацияләштерелүенә карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен атларны яхшы карарга чакыра. Тракторлар эшли алмаган җирләрне эшкәртү өчен атлар кирәк, диелә.

1930-нчы еллардагы бу плакат очкычның өстенлекләрен мактый. Анда кәрван бер көн, атна һәм хәтта ай узган араны очкычның бер сәгать эчендә очып узуы турында язылган.