700 млн сум урлауда шикләнелгән элекке "Воентелеком" башлыгы кулга алынды

Мәскәүдә "Воентелеком" ширкәтенең элекке генераль директоры Николай Тамодин кулга алынды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Тамодин 700 млн сум урлауда гаепләнә.

Тикшерүчеләр аның берничә коммерция ширкәте белән хезмәттәшлектә 2011 елда Саклану министрлыгына эшләмәгән җиһазлар сатуын ачыклаган. Дәүләткә 700 млн сумнан артык зыян салынган, дип хәбәр ителә.