Сочи янындагы авылларны су баса

Сочи һәм аның тирәсендә яуган каты яңгырлар аркасында берничә елга ярларыннан чыгып дистләләп авылны су басты.

Волковка авылында дистәләгән йорт су астында калды, Дакомыс авылыннан мәктәп укучылары эвакуацияләнде, бу авылларда электр өзелгән, дип хәбәр итә Азатлык хәбәрчесе Андрей Королев.

Солых авылында Шахе елгасы ярларыннан чыккан. Су Батуми олы юлындагы күп катлы йортларның беренче катларына кергән. Сочиның кайбер өлешләренә электр бирүне туктатканнар.