Татарстан президенты Дәүләт шурасына мөрәҗәгать әзерли

Пәнҗешәмбе 26 сентябрь көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы алдында республиканың эчке һәм тышкы сәясәте турындагы мөрәҗәгате белән чыгыш ясаячак.

Парламент утырышы иртәнгә сәгать 10да Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында башлана. Татарстан хөкүмәтенең интернеттагы сәхифәсе аны турыдан тапшырып барачак.