Казанда «Татарстан, алга» проекты башлана

Иртәгә Казанның IT-паркында «Татарстан, алга» программасы эшли башлый. Ул “Алга Googl белән!” дип аталган мәгариф башлангычының беренче өлеше санала. Чара Русия төбәкләрендә интернет технологияләрен кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүне күздә тота.

1-13 октябрь көннәрендә Казанда аның кысаларында бизнес-семинарлар, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен лекцияләр, мәгариф хезмәткәрләре, програмнар эшләүчеләр өчен чаралар оештырылачак.

Шулай ук мәгариф хезмәткәрләре белем бирү эшчәнлегендә интернет технологияләр куллануга багышланган курсларда белем арттырачак.