"Казан Нуры" мәчетендә фикер каршылыгы

Your browser doesn’t support HTML5

27 сентябрьдә Казанда җомга намазы азагында "Казан Нуры" мәчетендәге халык арасында фикер каршылыгы туды. Радик Зарипов исемле бер мөселман егете фарыз намазыннан соң торып басып илдәге кыерсытылган мөселманнарны якларга чакыра башлады. Имам һәм мәчетнең бер төркем карты аңа бу сүзләрне урамда сөйләргә кушып аны мәчеттән чыгарды.