Мөселманнар күпләп яшәгән республикаларда 15 октябрьдә ял итәчәкләр

Татарстанда Корбан гаете уңаеннан 15 октябрь көнне ял итәчәкләр. 14 октябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Мөселманнар күпләп яшәгән башка республикаларда да бу ял көне булачак.

Күптән түгел Германия һәм Австрия мөселманнары да Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен ял көне итүне сораган иде.

Австрия ислам җәмгыяте җитәкчесе Фуат Санач ислам бәйрәмнәре вакытында мөселманнарга ял алу хокукы бирелергә тиеш, чөнки җиренә җиткереп бәйрәм намазын да укырга, шул ук вакытта эшкә дә ашыгырга мөмкин түгел диде.