Русиядә 1993 елгы конституцион кризиска 20 ел

Президент Борис Ельцин белән Югары Совет арасында озакка сузылган каршылык барышында 1993 елның 21 сентябрендә Ельцин парламентны таратырга карар итте. Депутатлар парламент бинасыннан чыгудан баш тартты һәм аларның тарафдарлары бинаны баррикадар белән уратып алды.

Ельцин карарына җавап буларак парламент аңа импичмент игълан итте һәм вице-президент Александр Руцкойны президент итеп билгеләде.

3 октябрьдә парламент яклы меңнәрчә кеше -- күпчелеге коммунистлар тарафдарлары һәм урыс милләтчеләре -- милиция белән бәрелеште.

Парламент яклы демонстрациячеләр 3 октябрьдә бинаны чолгап алган милиция божрасын өзде. Ельцин Мәскәүдә гадәттән тыш хәл тәртибен игълан итте.

3 октябрьдә парламент тарафдарлары Мәскәү шәһәр хакимияте бинасын яулап алды һәм Останкино телевидение үзәген кулга төшерү омтылышы ясады.

Ельцинга каршы демонстрациячеләр Останкино үзәге тәрәзәләрен вата.

3 октябрьдәге бәрелешләрдә дистәләрчә кеше һәлак булды. Премьер-министрның беренче урынбасары Егор Гайдар телевидение аша чыгыш ясап Ельцин тарафдарларын демонстрациягә чакырды.

4 октябрь иртәсендә танклар парламент бинасының югары катларын утка тотып бинаны махсус көчләрнең бәреп керүенә әзерли башлады.

Русиянең махсус көчләр хезмәткәрләре 4 октябрь иртәсендә парламент бинасына бәреп керүгә әзерләнә.

Төш вакытында хәрбиләр бинага бәреп керде һәм бер кат артыннан икенчесен парламент тарафдарларыннан арындыра башлады. Урамнарда акрынлап тәртип урнаштырылды. Шулай да көне буе ара-тирә мәргән уты дәвам итте.

4 октябрьдә Ельцин яклы көчләр Мәскәү шәһәр хакимияте бинасын контрольгә алган вакытта бинага ут капты.

Ул чактагы парламент рәисе Руслан Хасбулатов (сулдан икенче) һәм ул чактагы вице-президент Александр Руцкой (уңнан өченче) 4 октябрьдә Югары Совет бинасыннан чыгарыла.

1993 елгы бәрелешләрдән соң парламент бинасы ныклап төзекләндерелде. Хәзер анда Русия хөкүмәте урнашкан. 1993 елның декабрендә Ельцин президентка бик зур вәкаләтләр бирүче яңа конституцияне раслатты. Соңгы ике дистә ел дәвамында президентның вәкаләтләре тагын да арттырылды.