Милли хәрәкәт яшьләре мөселманнарны яклап урамга чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

5 октябрьдә Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында милли хәрәкәтнең "Азатлык" татар яшьләре берлеге ислам һәм мөселманнарның конституцион хокукларын яклап пикет уздырды. Әлеге чарада 15-ләп кеше катанашты. Алар Русия хакимиятеннән ислам динен эзәрлекләүне туктатуны таләп итте.