Чаллыда Мәскәүдәге канлы вакыйгаларның 20 еллыгы искә алынды

Чаллы коммунистары РСФСР Югары Советын тар-мар итүнең 20 еллыгы, Русиядә, Татарстанда һәм Чаллыда барган сәяси, социаль гаделсезлекләргә каршы урам җыены уздырды.
Биредә төрле дәрәҗәдәге хөкүмәтләрнең, хакимнәрнең эшләреннән китү турындагы таләпләр дә яңгырады.

“Русия коммунистлары” фиркасенең Чаллы бүлеге быелның июнь аенда, Русия коммунистлар фиркасе җитәкчесе Геннадий Зюганов, шушы фирканең Татарстандагы бүлеге рәисе Хаиз Миргалимов белән булган каршылыклардан соң барлыкка килгән иде. Аны моңа кадәр җиде ел буе коммунистлар фиркасенең Чаллы бүлеге рәисе булган Татьяна Гурьева җитәкли.

Якшәмбедәге урам җыенында ул “РСФСР Югары Шурасын аттырганнан соң, Ельцин тарафыннан халыкка каршы режим урнаштырылды, шуннан бирле социаль террор бара”, Югары Шура тирәсендәге бәрелешләрдә кимендә 1,5 мең гаепсез кеше һәлак булды, дип белдерде. 1993 елда “кара октябрь”не оештыручыларны һәм күпсанлы үлемнәрдә катнашы булганнарны мәхкәмәгә бирүне дә таләп итте ул. Аннан соң Татьяна ханым бүгенге хакимият даирәләренә күчте һәм алар исеменә тәнкыйть сүзләрен җиткерде.

Your browser doesn’t support HTML5

Чаллы коммунистлары митинг уздырды


Әлеге урам җыенына 200-ләп кеше килгәндер. Гурьева әйтүенчә, шушы көнне КАМАЗ ширкәтләрендә “өлкәннәр декадасы” уңаеннан ветераннарны чәй эчәргә чакырганнар. Кайбер ширкәтләрдә халыкны бу җыенына китермәс өчен кисәтүләр дә булган. Халыкның аз җыелуын ул шулай аңлатты.

Күп кенә чыгышлардан соң җыен резолюциясе кабул ителде. Анда “Үз халкына каршы социаль террор алып барган һәр дәрәҗәдәге хакимиятләргә карата каршылык күрсәтелүе, хакимиятләрнең эшләреннән китәргә тиешлеге турында”гы таләп беренчеләрдән булып яңгырады.

Җыен халкы Татарстан хакимиятеннән коммуналь түләүләрнең далилле булуын таләп иткән сүзләрне дә хуплады. Биредә шәһәр җитәкчеленнән КАМАЗ ширкәтен таркатуга юл куймау турында да мөрәҗәгать яңгырады. Шунысын да искәртик, әлеге җыенда катнашучыларга күп кенә шигарләр белән бергә газетлар, листовкалар да тәкъдим ителде һәм әлеге “кәгазъ өндәмәләр”нең саны бирегә килүчеләргә караганда берничә тапкыр күбрәк булуы күренде.