Патриарх Кирилл мөфти Таҗетдинне орден белән бүләкләде

Тәлгать Таҗетдин

Русия патриархы Кирилл Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинне "Дан һәм хөрмәт" ордены белән бүләкләде.

Мәскәү патриархатының интернет сәхифәсендә әйтелгәнчә, әлеге бүләк Таҗетдингә 65 яшь тулу уңаеннан бирелгән.

Кирилл юлламасында "Таҗетдиннең мөселманнар һәм башка дин вәкилләре арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга өлеш керткәне” искә алына.

Тәлгать Таҗетдин Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтен инде 33 ел җитәкли.