Татарстан Русия төбәкләре арасында хезмәт хакы бурычы нигезендә дүртенче урында

Татарстан хезмәт хакы бурычы нигезендә Русия төбәкләре арасында дүртенче урында. 1 октябрьгә республиканың бурычы 138,1 миллион сумны тәшкил итә.

Татарстанны бары тик Хабаровски, Кемеров һәм Вологодски өлкәсе генә уздыра.
Гомумән Русиядә хезмәт хакы бурычы 3,17 миллиард сумга җиткән.