Русия хөкүмәте Ерак Көнчыгышка азык-төлек җибәрә

Су басуда зыян күргән Ерак Көнчыгыш төбәкләренә азык-төлеккә бәяләрнең үсүен булдырмас өчен дәүләт резервларыннан ярдәм җибәрелә.

Он, ярма, шикәр, ит һәм май консервалары Хабаровски крае, Амур һәм Яһүд автономияле өлкәләргә юлланды. Аларны үз бәясенә сатуны җирле хакимиятләр тикшереп торачак. Бу төр ярдәм өчен җирле хакимиятләр акчаны 2014 елның язына кадәр түләргә тиеш булачак.

Ерак Көнчыгышта су басуларда 168 меңнән артык кеше зыян күрде. Зыян дистәләгән миллиард сумнан артык, дип исәпләнә.