Илһам Алиев Азәрбайҗан президенты вазифаларына кереште

Илһам Алиев

Азәрбайҗан конституция мәхкәмәсе шимбә көнне Илһам Алиевны тагын биш елга ил президенты итеп игълан итте. 9 октябрь көнне булган сайлауда ул 84,5 процент тавыш җыйды.

Оппозициядән намзәт Җәмил Гасанлы сайлауда икенче урынны алды, ул 5,5 процент тавыш җыйды.

Алиев сайлауны "демократиянең җиңүе" дип атады һәм ватандашларына теләктәшлек күрсәткәнгә рәхмәт белдерде. Алиев Азәрбайҗанның демократик юлдан барачагын әйтә.