Казан һава аланында тыелган дини китаплар белән бер мөселман тоткарланган

Казан һава аланында дини-экстремистик эшчәнлектә шикләнелгән 25 яшьлек Русия ватандашы тоткарланган.

Мәдинә шәһәреннән кайтучы егетнең чик чыгу контроле вакытында әйберләре арасында тыелган китаплар исемлегенә кертелгән дини басмалар, ике компакт-диск, гарәп телендә 52 листовка барлыгы ачыкланган. Бу хакта чик чыгу идарәсе матбугат үзәге хәбәр итә.