Русия оппозициясе сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга таләп итте

Your browser doesn’t support HTML5

Якшәмбедә Мәскәүдә оппозициянең сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга таләп итеп үткәргән каршылык чарасында меңнәрчә кеше катнашты. Алар узган елның 6 маенда Путинның өченче президентлык мөддәтенә керешүе алдыннан протестчылар белән полиция арасындагы чуалышлар вакытында кулга алынганнарга теләктәшлек белдерде.