ТИҮ Конституция көнен митинг-концерт белән билгеләячәк

Татар Иҗтимагый үзәге Татарстан констиуция көнендә ял итәргә, Казанның Бауман урамына урам җыенына концерт карарга чакыра. Үзәк рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев 30 август, 15 октябрь һәм 6 ноябрь көннәрендә Татарстан халкына ял бирү турында президент фәрманы бар, дип белдерде.

"Оят һәм хурлык, Татарстан дәүләтенең бәйрәм көннәрен, Республика көне - 30 август һәм 6 ноябрь - Конституция көнен эш көне итеп игълан итүче җитәкчеләр берсе дә җавапка тартылмаган. Татарстан Конституциясен тупас рәвештә бозучыларны җавапка тартуны таләп итәбез!", диелгән президент Миңнеханов һәм прокурор Нафыйковка җибәрелгән ачык хатта.