Кырымтатар корылтае мәҗлес рәисен сайлады

Корылтай барышы

26-27 октябрь көннәрендә Акмәчеттә Кырымтатар милли мәҗлесе корылтае үтте. Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу вазифасыннан китүен белдерде. Яңа рәис итеп аның урынбасары Рифат Чубаров сайланды.
Корылтайның беренче көнендә Кырымтатар милли мәҗлесен 22 ел буе җитәкләгән Мостафа Җәмилоглу бу вазифадан китү теләген белдерде.

Мостафа Җәмилоглу

"Миңа ышанып бу урында мине яклавыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм, ләкин мин бу вазифада инде кирәгеннән артык утырдым, моннан соң мәҗлес һәм халкыма хезмәтемне рәис булмыйча да дәвам итәргә телим", диде Җәмилоглу корылтай ачылылышында ясаган чыгышында.

Корылтайның икенче көнендә делегатлар кырымтатар мәҗлесенең яңа рәисе итеп Мостафа Җәмилоглуның беренче урынбасары Рифат Чубаровны мәҗлес рәисе итеп сайладылар.

Бу вазифага ике намзәт күрсәтелгән иде: Рәмзи Ильясов һәм Рифат Чубаров. Рифат Чубаров 126, Ремзи Ильясов өчен 114 делегат тавыш бирде. Тавыш бирүдә 248 делегат катнашты. Ике бюллетень бозылган, алтысы тавыш бирүдә катнашмаган.

Рифат Чубаров

Вазифадан киткән Мостафа Җәмилев сайлауның нәтиҗәсе белән канәгать булуын белдерде. Сайлау алдыннан ул бу вазифада күбрәк Рифат Чубаровны күргәнен искәртеп торган иде. Ләкин тавыш бирү алдыннан бу вазифага кем сайланса да, урынбасары итеп җиңелгән намзәтне билгеләячәген вәгъдә итсен, диде. Сайлаудан соң Рифат Чубаров Рәмзи Ильясовны үзенең беренче урынбасары итеп күрмәвен белдерде. Рәмзи Ильясов исә Рифат Чубаровны рәис итеп сайлануы белән тәбрик итте.

Рәис сайлаганнан соң мәҗлеснең 33 әгъзасы сайланды. Рәмзи Ильясов делегатлар тарафыннан мәҗлес әгъзасы итеп сайланды. Мәҗлес әгъзалыгына күрсәтелгән намзәтләрнең бер өлеше: “Магарифчи” кырымтатар укытучылары рәисе Сафурә Каджаметова, Кырымтатар милли хәрәкәте оешмасы рәисе Рәҗәп Хәйрединов, делегатлар Әнвәр Нәфиев, Сәйран Усеинов (ревизия комиссиясеннән) һәм башкалар Рифат Чубаров белән эш итмәячәкләрен белдереп, үз намзәтләрен кире алдылар. Мостафа Җәмилев исә, әгәр дә сайланган рәис һәм мәҗлес әгъзалары тиешле дәрәҗәдә эшли алмасалар, кыска вакытта чираттан тыш корылтай җыеп яңадан сайлау үткәрергә тиешләр, диде.

Корылтай барышы

Кайбер делегатлар Рифат Чубаровны авторитаризм рәвешендә эш итүдә гаепли, икенчеләре ул 2009 елдан бирле Бөтендөнья кырымтатар конгрессы рәисе вазифасында конгрессның хәтта тиешле оештыру, рәсмиләштерү документларын әзерләмәве, дүрт елда конгрессның бернәрсә эшләмәвен белдерәләр.

Рифат Чубаров исә яңа вазифада беренче чиратта эшләнәчәк эшләр арасында хакимиятләр белән һәм мәҗлескә оппозициядә булган көчләр белән диалогка керергә ниятләвен белдерде. Кырымтатарлар мәсьәләсе буенча Халыкара форум үткәрү мәсьәләсе буенча Мостафа Җәмилев белән бергә эшне дәвам итергә кирәклеген сөйләде. Чубаров беренче урынбасар яңа кеше булачагын, ул мәҗлескә иң зур рейтинг белән узган мәҗлес әгъзасы булачагын да әйтте.