Волгоград һөҗүмен оештыруда шикләнелүче юк ителгән дип хәбәр ителә

Якшәмбедә Русиянең махсус көчләре Махачкала янында башкарган махсус операция вакытында биш сугышчы юк ителгән. Русиянең террорга каршы комитеты белдерүенчә, алар арасында узган айда Волгоградта башкарылган интихар һөҗүмне оештыруда шикләнелгән Дмитрий Соколов та бар. Дмитрий Соколов – Волгоградтагы һөҗүмне башкарган интихарчы Наида Асиялованың ире, дип хәбәр ителә.