Очкыч шартлавының видеосы чыкты: лайнер борыны белән төшкән [видео]

Фаҗиганы тикшерү төркеме Казан һава аланының күзәтү камераларының язмаларын алган. Анда Boeing 737-500 очкычының ничек килеп төшкәне күренә.

Лайнер вертикаль рәвештә төшеп борыны белән җиргә бәрелгән. Нәтиҗәдә зур шартлау барлыкка килгән.