Ригада кибет җимерекләре астында 25 мәет табылды

Коткаручылар Ригада җимерелгән кибет харәбәләре астыннан 25 мәетне чыгарды. 40 кеше хастаханәләргә салынган, күбесенең хәле авыр дип белдерелә. Җимерекләр астында күпме кешенең булуы әлегә билгесез.

Пәнҗешәмбе кичендә Латвия башкаласы Ригада кибет җимерелде. Ул 2011 елда төзелгән булган. Рига башлыгы урынбасары Андрис Америкс төзелеш вакытында ялгыш җибәрү бу фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин дип белдерә.