Ригада сәүдә үзәге җимерелеп 33 кеше һәлак булды

Your browser doesn’t support HTML5

Ригада пәнҗешәмбе кич җимерелгән сәүдә үзәгендә кимендә 33 кешенең мәете табылды. Җимерекләр астында тагын кешеләр калган булырга мөмкин. 2011 елда төзелгән бинаның түбәсе җимерелде. Рига башлыгы урынбасары Андрис Америкс фаҗиганың сәбәбе төзелеш хатасы булырга мөмкин, дип белдерде.