Русиянең элекке саклану министры Анатолий Сердюков ваемсызлыкта гаепләнә

Русиянең элекке саклану министры Анатолий Сердюковка карата җинаять эше ачылган. Аны ваемсызлыкта гаеплиләр.

Сердюков Әстерхан өлкәсендә бюджет хисабына "Житное" ял итү базасына кадәр машина юлын төзү турында йөкләмә биргән. Әлеге эшләрне армиядә хезмәт итүче солдатлар башкарган.

Әлеге юл белән бары тик "Житное"да (сентябрьгә кадәр әлеге ял йорты аның туганына караган) ял итүчеләр генә куллана алган. Моңа дәүләттән 56 миллион сумлык зыян килгән.

Элекке саклану министрының адвокаты Константин Ривкин әйтүенчә, Сердюков үз гаебен танымый.